Г. Рапота: “Күп позицияләр буенча Татарстан парламенты алдынгы урында бара”

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсил Галимәрдәнов, парламентта даими нигездә эшләүче депутатлар катнашты.
Бу - яңа сайлаулар үткәннән соң, РФ Президентының Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотаның депутатлар белән беренче генә очрашуы. Очрашудан соң журналистлар белән әңгәмә вакытында Г.Рапота республиканың дәүләт хакимияте органнары белән күптәннән хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. “Без очрашуда теге яки бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәкме, түгелме дип бәхәсләшмәдек. Аларны ничек чишсәң, яхшырак булыр дип киңәшләштек”, - диде ул.
“Төбәкләргә чыккач, мин закон чыгаручылар белән очрашырга тырышам. Тышкы яктан республиканың закон чыгару органы бик гүзәл күренә. Эш мәсьәләсенә килгәндә, күп позицияләр буенча парламент алдынгы урында бара. Без бүген очрашуда республиканың беренче укылышта кабул ителгән наркотикларга каршы көрәш буенча закон проекты турында сөйләштек. Иртәгә Кировта хокук саклау органнарының координацион советы кысаларында бу мәсьәлә буенча киңәшмә булачак. Киңәшмәдә бу закон проектын да караячакбыз. Чөнки анда салынган бик кызыклы идеяләр безгә гомуми сәясәтне төзергә ярдәм итәчәк”, - диде Г.Рапота.
Аның фикеренчә, Татарстанның наркотикларга каршы профилактика алып бару турындагы законда укучыларның һәм студентларның наркотиклар кулланганмы-юкмы икәнлеген тикшереп карау чарасы аларның хокукларын бозмый, киресенчә - яклый. “Сез дөрес юлда, төбәкләр дәрәҗәсендә беренче тапкыр шундый закон кабул ителә”, - диде ул.
Спикер Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында очрашуда күп кенә мәсьәләләрне чишү юллары турында уртага салып сөйләшүләрен билгеләп үтте. “Без аның каршында үзебезне борчыган мәсьәләләрне куйдык Һәм күбесенә җавап та таптык. Нигә дигәндә, без аның беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Бер-беребезне аңлап, тыгыз элемтәдә эшлибез”, - диде парламент башлыгы.
Очрашуда Татарстан депутатлары Григорий Рапотага “Мәгариф турындагы” федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, татар телен укытуның борчу тудыруы турында белдергән. “Аның белән бу мәсьәләне бергәләп чишәргә дигән уртак фикергә килдек. Иртәгә РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казанга килә. Ул безнең белән, Президент белән очраша. Анда да бу мәсәләне тагын да куертып, аңа ачыклык кертергә тиеш булабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советындагы очрашуда кризис мәсьәләләре дә читтә калмады һәм Татарстан депутатлары Г.Рапота белән бу нисбәттән уртак бер фикергә килгән. “Бүгенге көндә кризис дип халыкны куркытып кычкырып йөрергә кирәкми, эш күрсәтү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Без аңа әзер. Конструктив эш бара”, - диде спикер.
Кризис нисбәтеннән Григорий Рапота: “Кризис күбрәк чыннан да булганга караганда, башларда, ахрысы. Чөнки предприятиеләр эшли, төзелеш бара. Әмма кайдадыр ул зур заводларга кагылды. Гомумән алганда, барысы да тотрыклы үсештә”, - дип, үз фикерен белдерде.
Бүгенге очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Г.Рапотаны яңа сайланган парламент эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтте. Республикада киләсе җирле үзидарә органнарына узачак сайлауларга тукталып, спикер муниципаль дәрәҗәдәге сайлауларны законнар белән тәэмин итү зарурлыгын белдерде.