Г.Рапота: “Арбитраж судлар эшен җиңеләйтүне яңа механизмнар аша чишәргә кирәк”

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле бу фикерен Казанда - РФ Арбитраж судлары җитәкчеләренең 2008 ел йомгакларына һәм киләчәккә стратегия билгеләүгә багышланган киңәшмәсендә җиткерде
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Ратушасында РФ Арбитраж судлары җитәкчеләренең 2008 ел йомгакларына һәм киләчәккә стратегия билгеләүгә багышланган киңәшмәсе үтте. Аның эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, 10 федераль арбитраж суд, 20 арбитраж квалификация судлары, ил төбәкләрендәге 81 арбитраж суд рәисләре һ.б. катнашты.

“Арбитраж судлар бүген хуҗалык бәхәсләрен хәл итүнең базар ысулы”. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үз чыгышын әнә шул сүзләрдән башлады. Аның сүзләренә караганда, арбитраж судлар аерым предприятиеләр, хезмәт коллективларының гына түгел, икътисадның аерым тармаклары язмышын хәл итүдә зур роль уйный. Григорий Рапота искәртүенчә, арбитраж судларга еш кына шәһәрләр тормышында зур урын тоткан предприятиеләр язмышын хәл итәргә туры килә. Бу гади мәсьәлә түгел. Әлеге икътисади бәхәсләрдә аерым төркемнәр мәнфәгатьләре өчен көрәш чагылган була. Менә шундый бәхәсләрне хәл иткәндә судлардан югары һөнәри осталык һәм зур гаделлек таләп ителә.

Вәкаләтле вәкил киңәшмәдә арбитраж судларның зур нагрузка белән эшләү проблемасына аерым игътибар юнәлтте. Статистика мәгълүматларына караганда, узган ел Идел буе федераль округында һәр арбитраж судьяга аена 42 эш карарга туры килгән. Моңа бөлгенлек белән бәйле эшләр буенча, суд актларын яңадан карау зарурлыгы чыгу белән бәйле гаризалар һ.б. керә. Григорий Рапота сүзләренә караганда, кайбер арбитраж судларга алынучы гаризалар ел саен 30 процентка арта бара. Кайбер төбәк судларында нагрузка гомумроссия күрсәткеченнән 2 тапкырга артып китә. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендә 1 судьяга аена - 88 эш, Татарстанда – 65, Пермь краенда - 60 эш карарга туры килә. Вәкаләтле вәкил белдергәнчә, судьялар санын арттыру юлы белән генә бу проблеманы чишү мөмкин түгел. Аңа закон чыгару инициативалары, суд эшләрен оптимальләштерү кебек механизмнар аша чишелеш эзләргә кирәк (мәсәлән, бик аз суммадагы искларны судларга кадәр хәл итүне кертү аша).
Вәкаләтле вәкил аңлатканча, оптимальләштерү механизмы булдыру эшләрне карау вакыты бозылу проблемасын чишү өчен дә кирәк. Практика күрсәткәнчә, эшләрнең үз вакытында каралмавына зур нагрузка белән эшләү сәбәп була алмый. Мәсәлән, Башкортстанда арбитраж судья аена 30 эш туры килә, ә бу эшләрнең 16 проценты үз вакытында каралмый. Иң зур нагрузка белән эшләгән Түбән Новгород өлкәсендә, киресенчә, эшләрнең 0,6 проценты гына вакытында каралмаган. Григорий Рапота бу проблеманың судларның кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителмәвенә бәйле булуына да басым ясады.