ТР Президенты Демидов турында: Ул республиканы бик яхшы белә

Татарстан буенча яңа федераль инспектор ил җитәкчелеге куйган бурычларны башкаруга керешергә тиеш.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР буенча яңа федераль инспектор Виктор Демидов республиканы бик яхшы белә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Ул ил җитәкчелеге билгеләгән бурычларга тиз арада кушылырга тиеш. Аларның барысы өчен дә бертөрле җаваплы булуны аңлыйбыз. Без шәхсән дәүләт башлыгы алдында җаваплылык тотабыз. Илкүләм проектларда, Президент юлламасында һәм башка бурычлар бар. Барлык эшләр дә безнең республиканың тотрыклылыгы һәм нәтиҗәлелеге хакына алып барылырга тиеш», — дип искәртте ул, «Татар-информ» корреспондентының соравына җавап биреп.

Моңа кадәр 58 яшьлек Виктор Демидов Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы вазифасын башкарган иде.

Ул Алабугада 1961 елда туган. Казан дәүләт университетын «Хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия. 2004 елдан 2014 елга кадәр ТР Конституция суды рәисе вазифасын били, ә 2015 елның мартыннан РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы булып эшли.