Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Ватанны саклаучылар көнен халкыбызның иң әһәмиятле көннәреннән берсе дип атады.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Патриотизм, батырлык һәм Ватанга хезмәт Россия халкында һәрвакыт әһәмиятен югалтмый торган кыйммәтләр булып кала. Безнең җәмгыятьтә Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап калган каһарманнарның батырлыкларын хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Безнең көннәрдә аның суверенитетын һәм милли мәнфәгатьләрен яклаучыларга, гражданнарның татулыгын һәм тынычлыгын саклаучыларга зур хөрмәт белән карыйлар.

Безнең илнең тарихи елъязмасында якты, чын каһарман битләр аз түгел. Без үз тормышларын хәрби хезмәткә багышлаган Ватаныбызның күркәм улларын аерым хис белән искә алабыз. Аларның кыюлыгына, тәвәккәллегенә, тугрылыгына, бурычына һәм намусына карата хөрмәт күрсәтәбез.

Беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котлыйсы килә. Алар дәһшәтле сугыш елларында үз патриотик бурычларын намус белән үтәгән. Без аларның данлыклы гамәлләре белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучыларның яңа буынының Россия армиясе һәм флотының тарихи традицияләренә тугрылыклы булуын беләбез. Алар үз ата-бабаларыбызга лаек буын һәм шулай ук Ватанга  үз-үзләрен аямыйча хезмәт итәләр.

Бүген илебезнең үсеше, аның халыкара аренада абруена, күбесенчә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең хәрби әзерлегенә, солдат һәм офицерларның осталык һәм күнекмәләренә, аларның Россия гаскәренең искиткеч традицияләргә бирелгәнлегенә бәйле.

Илебезнең оборона сәләтен ныгытуга безнең республика да сизелерлек өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына кергән Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.

Бу бәйрәм көнендә хәрби хезмәткәрләргә, аларның хатыннарына, ата-аналарына, балаларга һәм барлык татарстанлыларга тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим”, - дип язылган котлау телеграммасында.