Республиканың ЗАГС идарәсендә яңа җитәкче

Татарстан Премьер-министры ЗАГС идарәсе коллективына яңа җитәкче – Эльмира Мавринаны тәкъдим итте
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазифаларын, моңа кадәр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән Эльмира Әмир кызы Маврина башкарачак. Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты карары нигезендә билгеләнгән әлеге яңа җитәкчене хезмәт коллективына тәкъдим итте.
Эльмира Маврина 1974 елда туган. 1996 елны Казан дәүләт университетын, 2002 елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. Тарих укытучысы һәм “Дәүләт һәм муниципаль идарә”, менеджер белгечлекләренә ия. Моңа кадәр Казанның 126 нчы мәктәбендә татар теле укытучысы, Татарстан Фәннәр Академиясендә референт, кече фәнни хезмәткәр, Яшел Үзән районы һәм шәһәре хакимиятендә әйдәп баручы белгеч, бүлек мөдире, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары, ТР Социаль яклау министрының беренче урынбасары, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары булып эшләде.
Рөстәм Миңнеханов Эльмира Мавринага зур җаваплылык йөкләнүен белдерә һәм әлеге катлаулы эштә аңа зур уңышлар теләде. ЗАГС гражданнар турында мәгълүмат туплауда, дәүләти идарә эшендә төп урыннарның берсен алып тора. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе республикадагы барлык 998 муниципаль берәмлекләрдәге гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрен берләштерә.