ТР Президенты законнарга кул куйды

Законнарның текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына аерым категория гражданнар өчен ТР территориясендә җәмәгать транспортыннан тигез дәрәҗәдә куллануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында”гы һәм “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында”гы законнарны имзалады.

Беренче закон җирле үзидарә органнарына транспорт оешмаларының аерым категория гражданнарының җәмәгать транспорты хезмәтеннән файдаланулары өчен тотылган чыгымнарын компенсацияләү буенча дәүләт вәкаләтләре бирә.

Икенче закон федераль канун таләпләре нигезендә, Тукай муниципаль районы составына керүче һәр авылның территориясе чикләрен тасвирлый һәм кайберләренең чикләренә ачыклык кертә.

Законнарның текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.