Рөстәм Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы соборын гомумхалык проекты дип атады

Татарстан Президенты тиздән чиркәү башлангыч чорында булган зиннәтлелектә бөтен дөньяга тәкъдим ителәчәк дип өметләнә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуны гомумхалык проекты дип атады. Бу сүзләр белән ул Татарстан Православие җәмәгатьчелеге форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Быелгы форум Казан Изге Ана иконасына ия булуның 440 еллыгына багышланган.«Әгәр соңгы елларда Рус православие чиркәве Татарстан митрополиясе эшчәнлегенең лейтмотивы Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу булды дип әйтсәм, ялгышмыйм дип уйлыйм. «Яңарыш» республика фондының уртак көче һәм бәяләп бетергесез кертеме ярдәмендә соборга бөтен җирдә диярлек танылу китерде», — диде Татарстан Президенты.Ул тиздән гыйбадәтханә башлангыч чорында булган зиннәтлелектә бөтен дөньяга тәкъдим ителәчәк дип өметләнүен әйтте. «Болгар ислам академиясе төзелеше белән бер үк вакытта башкарылган бу гомумхалык проекты тарихи һәйкәлләрне торгызу, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлтелгән курсның республика үткәрелә торган ачык мисалларының берсе», — диде Рөстәм Миңнеханов.Бу вакыйга беренче тапкыр киңәйтелгән форматта оештырылды. Ул «Татарстан — иҗади һәм перспектив динара хезмәттәшлек территориясе» дигән темага түгәрәк өстәл, секцияләр буенча эш һәм пленар утырыштан торды.«Шунысы куанычлы, бүгенге форум эчтәлеклерәк формада уза. Аны динара түгәрәк өстәл кысаларында уздыру мөһим вакыйга булды. Анда социаль хезмәт, мәдәният өлкәсендә, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыкны ныгыту, радикализмны һәм экстремизмны кисәтү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар», — диде Рөстәм Миңнеханов. Форумда 650 кеше катнашты. Алар — православие дин әһелләре, мәхәллә активистлары, меценат-хәйриячеләр, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре.