Путин Татарстан таможнясы хезмәткәренә генерал-майор исемен бирде

Дмитрий Перфилов таможня органнарында 1995 елның 19 июненнән бирле хезмәт итә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия таможня хезмәтенең югары җитәкче составы вәкилләренә махсус исемнәр бирү турындагы указны имзалады. Югары исемгә лаек булучылар исемлегенә Татарстан таможнясы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перфилов та керде.

«Перфилов Дмитрий Александровичка <...> махсус генерал-майор исемен бирергә», – диелә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган документ текстында.

Дмитрий Перфилов таможня органнарында 1995 елның 19 июненнән бирле хезмәт итә. Аңа «Таможня органнарында хезмәт иткән өчен» III, II һәм I дәрәҗәдәге медальләр, шулай ук «Таможня хезмәте отличнигы» күкрәк билгесе тапшырылган.