Минтимер Шәймиев принцесса Кентская белән очрашты

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген яңадан торгызу проекты принцессада зур кызыксыну уятты

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә принцесса Кентская белән очрашты.
Мәгълүм булганча, принцесса Кентская һәм аның ире принц Майкл Кентский (ул Бөекбритания королевасы Елизавета II нең ике туган абыйсы) Россиядә дистәләрчә хәйрия проектына матди ярдәм күрсәтә. Принцесса Кентская – күренекле архитектор, интерьерлар буенча дизайнер, тарихчы, тарихи китаплар һәм хатын-кызның Ауропа тарихындагы роле турында лекцияләр циклы авторы.
Принцесса Кентская Казанга инде икенче тапкыр килә. Принцессаның сүзләренә караганда, аны Татарстанның бай мәдәнияте һәм тарихы үзенә җәлеп итә.
Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген яңадан торгызу проекты да принцессада зур кызыксыну уятты. Шунлыктан кешелек җәмгыятенең тарихи кыйммәтләре турындагы җанлы әңгәмә “Мәдәни мирас - Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре” дигән проектка багышланган стенд янында ук башланды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Минтимер Шәймиев кунакка әлеге шәһәрләрнең уникаль тарихы, аларны яңадан торгызу эшләренең барышы, ТР Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды хакында сөйләде. “Тарихи ядкәрләрне реставрацияләү барышында без иң заманча технологияләрне һәм иң прогрессив идеяләрне кулланып, яңа сүз әйтергә телибез”, - дип хәбәр итте ул һәм принцесса Кентскаяга тарихи һәйкәлләрне саклау корылмаларын булдыру идеясе өстендә бергәләп эшләргә тәкъдим итте.
Принцесса Халыкара әһәмияткә ия әлеге проектны гамәлгә ашыруга бик шатланып ярдәм итәчәген әйтте. “Төрле милләт вәкилләре арасында үзара аңлашуга мәдәниятләр үсешенә ярдәм итү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Миңа сез моны бик яхшы башкарасыз кебек тоела”, - дип ассызыклады принцесса Кентская.
Принцесса Кентская җылы кабул иткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде һәм шушы көннәрдә борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчегенә барырга ниятләве, әлеге очрашудан соң Кол Шәриф мәчетен, Благовещение соборын үз күзләре белән күрер өчен Казан Кремле буйлап экскурсиягә юл тотачагы, Кремль музейлары белән танышачагы хакында хәбәр итте.
Очрашуда “Олимпия уеннары транспорт дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Сергей Быстров, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе - ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар катнашты.