ТР Президенты Юныс-Бәк Евкуров белән очрашты

Очрашу вакытында ике якка да файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары буенча фикер алыштылар
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ингушетия Республикасы Президенты Юныс-Бәк Евкуров белән очрашты.
Очрашу вакытында ике республиканың социаль-икътисади үсеш перспективалары, ике якка да файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.