ТР Президенты ТР Дәүләт Советына бюджет турындагы закон проектын җибәрде

Бүген М.Шәймиев ТР Дәүләт Советына “2009 ел һәм 2010-2011 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектын рәсми рәвештә җибәрде.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Конституциясенең 76 һәм 94 маддәләре һәм ТР Бюджет кодексы нигезендә, ТР Дәүләт Советына “2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы, шулай ук “2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы закон проектын рәсми җибәрде һәм кирәкле күрсәтмәләргә кул куйды.
Татарстан Президенты карары буенча, ТР Дәүләт Советына “2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектын тәкъдим итү ТР финанс министры Радик Гайзатуллинга, 2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлауны ТР икътисад министры Марат Сафиуллинга, “2009 ел һәм 2010-2011 еллар план чорына Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы закон проекты Мәҗбүри медицина иминияте фондының башкаручы директоры Исмәгыйль Низамовка кушылган, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.