^РФ Дәүләт Думасы ТР Дәүләт Советы фикеренә колак салды

^РФ Дәүләт Думасы ТР Дәүләт Советы фикеренә колак салды

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). Россия Дәүләт Думасы “РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы ФЗның кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проектын ахыргача кабул иткәндә ТР Дәүләт Советы төзәтмәләрен исәпкә алды. Алар ярдәмендә төбәкләр вәкаләтләрне төбәк дәрәҗәсеннән муниципаль дәрәҗәгә һәм киресенчә мөстәкыйль рәвештә бүлешә ала.

ТР Дәүләт Советы җирле үзидарә турындагы ФЗга төзәтмәләрне 9 сентябрьдә көзге сессиясе утырышында кабул итте. Бу мәсьәлә буенча җаваплылык парламентның Дәүләт төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Флүрә Зыятдиновага тапшырылган иде.

Ул "Татар-информ" агентлыгына Дәүләт Советы төзәтмәләре 21 сентябрьдә Дәүләт Думасы утырышында икенче һәм өченче укылыштан ук кабул ителүен хәбәр итте. Төзәтмәләр пакетын Россия парламенты депутаты Михаил Гришанков керткән. Бу закон нигезендә "РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турындагы" законын гамәлгә кертү вакыты да үзгәртелгән. Әгәр элек барлык төбәкләр дә яңа эш схемасына 2006 елның 1 гыйнварында күчәргә тиеш булса, хәзер 2009 елның 1 гыйнварында. Хәзерге вакытта илебез төбәкләренең өчтән бере генә җирле үзидарә реформасын тулысынча үткәрергә әзер. Әлеге территорияләр, алар исәбендә Татарстан да, җирле үзидарә реформасын 2006 елның 1 гыйнварыннан үткәрә башлый ала.