Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы генераль консулы белән очрашты

Сабри Тунч Ангылы, ике ел эшләгәннән соң, вазыйфасыннан китә

 (Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Сабри Тунч Ангылы Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасыннан, ике ел эшләгәннән соң, китә. Бүгенге очрашуда Ангылы әфәнде Татарстан Президентына уңышлы эше өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы ике елда Татарстан - Төркия мөнәсәбәтләре аеруча активлашуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Сабри Тунч Ангылыга яңа эш урынында уңышлар теләде һәм Татарстан белән Төркия арасындагы багланышларның киләчәктә дә уңышлы үсүенә өмет баглады.