Рөстәм Миңнеханов: “Халыкара хатын-кызлар конгрессы төрле илләрдән хатын-кызларның якынаюына, үзара хезмәттәшлекнең киңәюенә йогынты ясаячагына ышанам”

Рөстәм Миңнеханов I Халыкара хатын-кызлар конгрессы делегатлары белән очрашты

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов I Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашучылар белән очрашты. Чарада чит илләрнең Россиядәге дипломатик вәкиллекләре хезмәткәрләре канашты.

Билгеле булганча, конгресс кичә Казанның “Корстон” комплексында ачылды. Аның эшендә катнашыр өчен, 20 гә якын илдән 400 ләп гүзәл зат – икътисад, сәясәт, бизнес, мәгариф һәм башка тармакларда лидер хатын-кызлар, чит ил илчеләре, дипломатлар килгән. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге депутат хатын-кызлар, компания хуҗалары һәм топ-менеджерлар, хакимият органнары, фонд һәм иҗтимагый оешма, шул исәптән бөтен дөньядан хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре бар.

Очрашуны ачып җибәреп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Сез мөһим вакыйгада катнашасыз”, - дип билгеләп үтте. Ул конгресста катнашучыларны Казанда сәламләүгә шат булуын белдерде һәм республикага булган кызыксыну өчен рәхмәтен җиткерде.

“Бүгенге көндә күп кенә илләрдә хатын-кызлар төрле өлкәләрдә актив эшли, төбәк һәм муниципаль хакимияттә дә аларның саны күп. Алар үз башлангычлары белән халыкара хезмәттәшлекне, гуманитар багланышларны киңәйтүгә йогынты ясый”, - дипде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәте тарихының ике гасырлап дәвам итүен билгеләп узды. XIX гасыр азагында әлеге хәрәкәтнең чишмә башында мәгърифәтче Мөхлисә Бубый, беренче татар гимназиясен булдыручы, меценат Фатыйха Аитова торган. XX гасыр башында Татарстанда мөселман хатын-кызларын берләштерүче оешмалар булган. Аларның актив позициясе нәтиҗәсендә 1917 нче елның апрелендә Казанда I Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтае уздырылган. Аннан хатын-кызлар хәрәкәтенә 80 нче елларда яңа сулыш өрелә. Президент бүгенге көндә “Татарстан хатын-кызлары” оешмасының үз канаты астына аеруча күп хатын-кызларны туплаган оешма булуын әйтте. Аның эшчәнлегенә 1995 елда нигез салына.

“Татарстан хакимияте хатын-кызның иҗтимагый-сәяси тормышта ролен арттыруга теләктәшлек итә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, республикада хатын-кызлар оешмалары гаилә институтын ныгытуга йогынты ясый, хәйрия эшчәнлегендә катнаша, бу әхлакый, рухи кыйммәтләрне торгызуга этәргеч бирә. - Эшлекле сәяси эшчәнлек алып барган хатын-кызларга үз эшен, гаилә кыйммәтләрен саклап калу һәм балалар тәрбияләү белән үреп барырга туры килә”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

“Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” оешмасы тормышта актив эшчәнлек алып барган гүзәл затларны берләштерә. Президент аның дәүләт хакимияте органнары, коммерция һәм башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә булуын шәрехләп узды.

“Халыкара хатын-кызлар конгрессы төрле илләрдән хатын-кызларның якынаюына, үзара хезмәттәшлек багланышларының киңәюенә йогынты ясаячагына ышанам. Татарстанда халыкара хезмәттәшлек киң колач җәя. Бу сезнең илләр һәм Россия арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуына тәэсир итәчәк. Казан сездә уңай кичерешләр калдырыр дип уйлыйм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов делегатларга. Ул Татарстанның халыкара хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм чит ил партнерлары белән яңа уртак бизнес-проектларга әзер булуы турында хәбәр итте. - Тәкъдим ителгән илнең һәркайсы уникаль, аларның һәрберсе белән без хезмәттәшлек нокталарын табып, сәүдә-икътисади, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә элемтәләрне киңәйтә алачакбыз”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика икътисады, төрле тармакларда казанышлар турында сөйләде.

Хатын-кызлар Татарстан җитәкчелегенә җылы мөгамәлә өчен рәхмәтен ирештереп, Казанда күргәннәреннән таң калуларын белдерделәр. Бенин, Бурунди, Руанда, Куба, Швейцария, Парагвай вәкилләре хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аларның күбесе Казанга кабаттан киләчәкләренә ышаныч белдерделәр.

Искәртеп узабыз, конгресс кичә Казанның “Корстон” комплексында ачылды. Гүзәл затлар “Хатын-кызның дәүләт, төбәк, муниципаль идарәдә һәм үсешнең стратегик планлаштырудагы роле”, “Халыкара хезмәттәшлекне, милләтара тынычлыкны ныгыту алшарты буларак хатын-кыз гражданлык инициативасы”, “Җәмгыятьнең гуманитар үсешендә хатын-кызлар. Аларның мәгарифтә, фәндәге, мәдәнияттәге роле”, “Җәмгыятьнең социаль, гуманитар мәсьәләләрен хәл итү, хәйриячелек үсеше мисалы буларак, хатын-кызлар гражданлык инициативасы” темаларына дүрт секция утырышында катнашты. Бүген исә мастер-класслар үткәрелә, һәм экскурсион программа каралган.

 (Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).