Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә ТР Мәдәният көннәре чараларында катнашты

Бу көннәрдә халкыбызның танылган, бөек вәкилләрен хөрмәт белән искә алабыз, дип билгеләп үтте ул

  (Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген, 22 августта, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәренә багышланган чараларда катнашты.

Иртән Троекуров зиратында Россиянең халык артисты, Зур театр дирижеры Фоат Мансуровка һәйкәл ачылды. Ул Россия, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты, шулай ук Россиянең Дәүләт академия Зур театрында 40 елдан артык дирижер булып эшләгән бердәнбер музыкант. Фоат Мансуров Казакъстан ССР Дәүләт симфоник оркестрының, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш дирижеры, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Мәскәү һәм Казан дәүләт консерваторияләре профессоры иде.

“Ул уникаль кеше – музыкант, тимераякта шуу һәм альпинизм буенча спорт мастеры, опера спектакльләре режиссеры һәм сәхнәләштерүче, танылган музыкантлар тәрбияләүче педагог, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул күптөрле музыка уен коралларында уйнаган, 10 Европа һәм көнчыгыш телләрен белгән. Берсүзсез, Фоат Мансуров - танылган кеше”.

Соңрак герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр куелды. “Бу көннәрдә халкыбызның танылган, бөек вәкилләрен хөрмәт белән искә алабыз, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Минем Мәскәү җитәкчелегенә, ватандашларыбызга, иҗади берлекләргә, Мәскәүдәге безнең Вәкиллек инициативасы буенча, үз вакытында һәм Россия башкаласының билгеле урыннарында танылган татар ватандашларыбыз һәйкәлләре булдырган  өчен рәхмәт әйтәсем килә. Алар шәһәрне бизи, алар безнең мәңгелек дуслыкны саклаучы кебек”.

Мәскәүлеләр өчен татар шагыйрьләре һәйкәлләр зур мәгънәгә ия, дип билгеләп үтте Мәскәү шәһәре халыкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Нуждин. “Рухи мәгънәгә ия шундый һәйкәлләр булу нәтиҗәсендә, гадәти һәм караңгы урамнар мәскәүлеләр ярата торган истәлекле урыннарга әйләнә”, - диде ул.

Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хәрби-диңгез флоты хәрби частенда, Президент һәм Преображение полкларында хезмәт итүче якташлар белән очрашты. Аларга Татарстан җитәкчелеге исеменнән истәлекле сәгатьләр тапшырды.

“Дом на Патриарших” мәдәният үзәгендә Беренче бөтендөнья сугышында татарларның катнашуына багышланган “Незаметные герои неизвестной войны” документаль фильмы тәкъдим ителде. Фильм презентациясендә, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшиннан тыш, ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, танылган алып баручылар Николай Сванидзе һәм Сергей Брилев, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һ.б булды. 

Кич Мәскәү халыкара Музыка йортында ТР Мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылышы төп вакыйга булды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.