ТР Президенты: “Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – зур ярышлар үткәргәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе”

Рөстәм Миңнеханов Казанда узган физкультура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Куркынычсызлык советы эшче төркеме утырышында катнашты

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – зур Халыкара спорт ярышлары үткәргәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физкультура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча РФ Президенты каршындагы Куркынычсызлык советы эшче төркеменең 9 нчы утырышы кысаларында әнә шулай дип белдерде.
Утырыш Казанның “Ривьера” кунакханәсе конференцияләр залында узды. Аны Россия Федераль иминлек хезмәте федераль хезмәте җитәкчесе, Сочи-2014, Казан-2013 оператив штабы җитәкчесе Олег Сыромолотов үткәрде.
Киңәшмә барышында 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышынды, Россия һәм Татарстанның бу эшкә җәлеп ителгән министрлык һәм ведомстволарының җаваплылык өлкәсе билгеләнде.
Эшче төркем әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты Казанда 2013 елгы Универсиада объектларының бер өлеше файдалануга тапшырылуын, аларның барысы да эшләвен искәртте. 2010 ел ахырына кадәр тагын 9 спорт корылмасы куллануга тапшырылачак.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, 2012 елга бары тик бер объект – 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы гына калачак.
Республика башлыгы искәртеп узганча, Казанда шулай ук 2013 елгы Универсиадага транспорт инфраструктурасы төзү буенча да җитди эш алып барыла.
Татарстан Президенты эшче төркем әгъзаларына 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышуны Универсиаданың Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге оештыру комитетының чираттагы утырышына чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.