Р.Миңнеханов: “ТР Даниянең “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра”

ТР Президенты алга таба хезмәттәшлек һәм уртак проектлар төзү мөмкинлекләрен карау өчен эшче төркем төзү тәкъдиме белән чыкты

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Татарстанны Даниянең “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Яклар уртак проектларны төрле юнәлешләрдә алып барырга мөмкин. Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Хальдор Топсе” компаниясе башкаручы директоры Нильс Кегель Соренсен белән узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Татарстан башлыгы искәртеп узганча, республика икътисадының алга таба үсеше нефть химиясе һәм нефть эшкәртүне үстерүгә бәйле. Бүген Татарстанда “ТАИФ”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ кебек эре сәнәгать предприятиеләрен модернизацияләү алып барыла. Шул ук вакытта яңа производстволар төзелә. Президент билгеләп узганча, республикада шин җитештерү күләмнәре дә үсә. Әлеге продукцияне төп кулланучы эре предприятиеләрнең берсе –“КАМАЗ” ААҖ.
Бу факторларның барысы да яңа производстаолар төзү һәм үстерү өчен ышанычлы партнерлар эзләүгә этәрә. Бүген Татарстан Түбән Камада гамәлгә ашырылучы “ТАНЕКО”, Менделеевскидагы “Аммоний” проектлары буенча “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек итә. “Бүген “Хальдор Топсе” белән Татарстан вузлары арасында тәҗрибә алмашу, укыту, уртак эшчәнлекне оештыру юнәлешләрендә хезмәттәшлек таләп ителә”, -ди Рөстәм Миңнеханов.
Нильс Соренсен, үз чиратында, Дания компаниясенең Татарстан белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә кызыксынуын белдерде. Башкаручы директор компания эшчәнлеген кыскача гына презентацияләп узды. “Хальдор Топсе”га 1940 елда нигез салына. Узган ел компаниянең еллык әйләнеше 750 млн. евро тәшкил иткән. Бүген аның офислары Даниядән тыш, АКШ, Һиндстан, Россия һ.б. илләрдә урнашкан. Компания ел саен еллык әйләнешенең 10 процент өлешен тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә инвестицияләр рәвешендә сала. Аның җиһазлары һәм технологияләренең төп заказчылары - минераль ашламалар, химия һәм нефть химиясе продукциясе җитештерүче предприятиеләр, нефть эшкәртү, экология, энергетика өлкәсендә эшләүче компанияләр. Россиядә компания 10 елга якын эшли.
Бүгенге очрашуда катнашкан “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин “Хальдор Топсе” җитәкчелеген Россиядә, аерым алганда, Казанда, катализаторлар җитештерү мөмкинлеген карарга чакырды. Аның фикеренчә, Татарстан башкаласында моның өчен барлык шартлар бар.
ТР Президенты компания җитәкчелегенә республикага сәфәре өчен рәхмәт белдереп, алга таба хезмәттәшлек һәм уртак проектлар төзү мөмкинлекләрен карау өчен эшче төркем төзү тәкъдиме белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов бу сәфәр ике як өчен файдалы проектларны уңышлы гамәлгә ашырырга этәргеч бирер, дигән ышанычта калды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.