news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Екатеринбургтагы Генераль консулы белән очрашты

Консул Туризм буенча ТР Дәүләт комитетында, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк — ИТ-паркта, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде белән очрашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Генераль консулның эш визиты танышу өчен оештырыла. Динь Ван Донг 2021 елның апрелендә Консул вазифаларын үтәүгә кереште.

Казанда ул Туризм буенча ТР Дәүләт комитетында, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк — ИТ-паркта, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды, шулай ук Татарстанның Вьетнам җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында белдергәнчә, Татарстан Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә, тулаем алганда, бу Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100