Сингапур Премьер-министры урынбасары: “Татарстан Россия төбәкләре арасында аерылып тора”

Казанда Татарстан-Сингапур эшлекле форумы узды

  (Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам җитәкчелегендәге рәсми делегация ТР га визиты кысаларында Казан IT-паркында Татарстан-Сингапур эшлекле форумында булды. Кунакларны IT-парк эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Сингапурның рәсми делегациясендә хөкүмәт җитәкчеләреннән тыш эшлекле даирә, икътисад һәм сәнәгать өлкәләре, Сингапурның һәм халыкара эре компанияләр вәкилләре бар иде. Илдар Халиков форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Сингапур ТР өчен үрнәк булып тора дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан барлык урта һәм югары звено дәүләт хезмәткәрләре Сингапурда стажировка узган Россиянең бердәнбер төбәге.
“11 уку курслары узды, аларда ТР хакимият органнарының 203 вәкиле катнашты. Татарстан Президенты ел саен Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша”, - дип билгеләп үтте И.Халиков һәм Татарстан вәкилләре Сингапур тәҗрибәсен өйрәнде, бүгенге көндә күп кенә проектлар республикада гамәлгә куелган. Татарстанда иң зур проектларның берсе “Иннополис” Сингапур компаниясе тарафыннан эшләнгән. Аннары Илдар Халиков кунакларны ТР ның икътисади потенциалы һәм аның үсеш перспективалары белән таныштырды.

Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам үз чиратында, Сингапур Россиянең икътисади үсеш алган төбәге ТР белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип билгеләп үтте.
“Бирегә кыска визитымда, мин Татарстанның Россия төбәкләре арасында аерылып торуын аңладым. Татарстанның өстенлекләренең берсе көчле җитәкчелек, шулай ук белем дәрәҗәсе югары булу. Биредә транспорт инфраструктурасы һәм IT өлкәсенә юнәлдерелгән сәнәгать үсеш алган. Казан бизнес алып бару өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре исәбенә керә”, - дип билгеләп үтте Тарман Шанмугаратнам.
Эшлекле форум кысаларында Сингапур делегациясе әгзалары өчен ТР ның иң эре инфраструктура проектлары “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казань” тәкъдим ителде.