ТР Югары Ослан районы башлыгы отставкага чыга

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы депутатлары чираттан тыш сессиягә җыела

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы депутатлары район башлыгы Владимир Осянинның отставкага чыгу мәсьәләсен карау өчен чираттан тыш сессиягә җыела. Аның белән бергә башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Яшагин да үз вазыйфасыннан китә.
Сессиядә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
"Татар-информ" агентлыгы мәгълүматы буенча, башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп элек республиканың Лаеш районын җитәкләгән Алесандр Петрович Тимофеев билгеләнәчәк.