И.Халиков һәм С.Беррел биотехнологияләр тармагында хезмәттәшлек итү буенча фикерләште

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фондының башкаручы директоры Стивен Беррел әфәнде очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
ТР Премьер-министры кунакны сәламләп, Беррел әфәндегә Татарстанда үткәрелгән вакыт республиканың сәнәгать һәм икътисад потенциалы, кече һәм урта бизнесны үстерү, инвестицияләр өчен аның инфраструктурасы белән танышырга мөмкинлек бирде, дип белдерде.
Илдар Халиков Стивен Беррел белән беренче очрашу киләчәктә хезмәттәшлек итүгә өмет уятты дип искәртте. Искә төшереп үтәбез, 17 майда Мәскәүдә узган очрашуда Илдар Халиков белән Стивен Беррел биотехнологияләр тармагында хезмәттәшлек итү һәм биотехнологияләр өлкәсендә Татарстан-Америка венчур фондын булдыру буенча фикер алышкан иде.
Татарстан "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фонды белән хезмәттәшлек итү, фондның биотехнологияләр тармагына венчур инвестицияләр кертү өлкәсендә бай тәҗрибәсен файдалану кызыксындыра, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Стивен Беррел Татарстанга чакырулары өчен ТР Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Ул 2010 елның 18-19 июнендә Санкт-Петербургта 14 нчы халыкара икътисади форумда катнашуын искәртеп узды һәм аның Казанга визиты да Россия Федерациясенә сәфәре кысаларында булган.
Стивен Беррел 2 көндә республиканың предприятиеләре эше белән таныша, югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк", «Идея» технопаркы инфраструктурасын күрә алуын һ.б. белдерде һәм алар халыкара дәрәҗәгә туры килә һәм Татарстан өчен икътисадны киләчәктә дә үстерү өчен перспективалар ача дип ышандырды.
Стивен Берррел сүзләренчә, Россиядә фән өлкәсендә бай мирасы бар һәм эшмәкәрлекне үстерүдә чагыштырмача зур булмаган тәҗрибәсе бар. "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фондының бу өлкәдә 40 еллык тәҗрибәсе бар, аерым алганда, биотехнологияләрне үстерү өлкәсендә, дип искәртеп үтте. Шулай итеп , фонд Корея, Малайзия, Һиндстан, Аргентина, Бразилия һәм башка илләрдә үз эшчәнлеген гамәлгә куя.
Аннары очрашуда катнашучылар "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фонды белән Татарстан Республикасының биотехнологияләр тармагын үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре буенча фикерләште. Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион-венур фонды директоры Айнур Айдельдинов һ.б. катнашты, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.