Хөкүмәте Йортында социаль объектлардагы капиталь ремонт эшләре турында сөйләштеләр

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль объектларны һәм ведомство буйсынуындагы учреждение биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча төзү-монтаж эшләре 99 процентка башкарылган. 11 объект тәмамланган, икесендә эш дәвам итә.

Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру өлешендә дә шундый ук диярлек күрсәткечләр. 10 объект әзер, эшләр икесендә дәвам итә. Үтәлеш 96 процент тәшкил итә.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын   капиталь ремонтлау программасы буенча планлаштырылган 15 объектның 10сы әзер, 5сендә эшләр финал стадиясенә керде. Төзелеш эшләре 95 процентка башкарылган.

Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы объектларында башкарылган эшләр күләме 85 процент тәшкил итә. Андыйлар 27, шуларның 14е әзер.  

2021 елда стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 29 объектны төзекләндерү каралган. Алардан 20 объект әлегә эштә калса да, төзелеш-монтаж эшләре күләме 69 процентка башкарылган.