ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгар музей-тыюлыгында булды

Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчеген торгызу эшләре барышы белән танышты

 (Болгар, 22 май, «Татар-информ», Руфинә Мөбарәкшина). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды.

Эш сәфәре барышында Татарстанның беренче Президенты Болгар шәһәрчеге объектларында торгызу һәм төзелеш эшләре, 14 нче июньдә булачак “Изге Болгар җыены”на әзерлек барышы белән танышты.

ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” оешмасы башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Спас районы башлыгы Камил Ногаев озата барды.

Беренче булып, чатыр лагерендә булдылар, ул быел яңа урында – тарихи шәһәрчектән читтә урнашачак. Ул 12 кв.м мәйданлы 288 һәм 16 кв.м мәйданлы 144 чатырга исәпләнгән. Лагерь 1,5 меңгә кадәр кеше кабул итә алачак.

Монда душ кабиналары, санузел, ашханә каралган. Агач сукмак салу планлаштырыла.

“Чатыр лагерен яхшы итеп эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе лагерьнең яңа урнашу урыныннан канәгать калды. Дөя фермасы икенче пункт булды.

“Безнең проектка нәкъ бер ел, - дип билгеләде фермер хуҗалыгы башлыгы Светлана Кириченко. – Татарстан җирендә 16 дөя туды”. 14 нче июньгә монда Лаеш районы дөя фермасыннан 25 дөя китерәчәкләр.

“Лайдея” фермасында барлыгы 150 баш терлек бар. Кириченко сүзләренчә, быел сөт барлыкка килән, аның майлылыгы 5,7 процент тәшкил итә, шулай ук йон алынган (7-10 кг кадәр). Йон сувенир буларак КФХ кунакларына сатылачак. Сөткә килгәндә, продуктның литрына бәя 1,5 сумнан башланачак. Ул хәзерге вакытта Мәскәүдә сатыла. Киләчәктә монда ишәкләр үрчетү планлаштырыла.

Күчмә киңәшмә Елга вокзалы бинасы янында дәвам итте. Бинаның тшкы күренеше Болгар мәдәнияте мотивларын чагылдыра: вокзалның өч манарасы өч болгар шәһәрен символлаштыра – Биләр, Сувар, Болгар. 14 нче июньгә Биләр һәм Сувар манараларында экспозиция әзерләү планлаштырыла.

ТР ФА археология институты директоры шәһәрчек территориясендә Археологик парк булдыру барышы турында хәбәр итте.

Карау барышында төрки язмалар үзәген булдыру мәсьәләсе сөйләшенде.

Габдрахман коесы һәм якындагы ял зонасы алдагы пункт булды. Кое мәйданчыгында булганда М.Шәймиев хәбәр иткәнчә, монда корбан чалу өчен урыннар булдырыла. Һәрбер теләге булган кеше корбан чалу өчен, алдан “заказ” ясый алачак.

Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, тыюлыкның объектлары “Изге Болгар җыены”н уздырырга әзер.

“Кешеләр нинди диндә булуларына карамастан, тарихи урыннарга кызыксыну белән карый, - дип билгеләде журналистлар белән әңгәмәдә М.Шәймиев. – Безнең төп бурыч - туристлар өчен иң яхшы шартлар булдыру”.