Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлады

Парламент башлыгы беренче Президент кулыннан бүләкне Болгарда кабул итеп алды

 (Болгар, 22 май, «Татар-информ», Руфинә Мөбарәкшина). Бүген Болгарга эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлады.

ТР парламенты башлыгы туган көнендә тормыш иптәше һәм якыннары белән борынгы шәһәрдә булырга карар кылган. М.Шәймиев, Болгар цивилизациясе музеен караганда, Ф.Мөхәммәтшинны котлады.

Шәймиев ТР ДС Рәисенә манара сынын һәм чәчәкләр тапшырды.

(фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды)