Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль төзелеше халыкның хезмәт мобильлеген арттырачак – Миңнеханов

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында магистраль төзелеше темасы кузгатылды

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль төзелеше бик зур территорияләрнең хезмәт мәшгульлеге зоналарына кушылуына китерәчәк, халыкның хезмәткә мобильлеген арттырачак. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россияне тоташтырып: Мәскәү - Казан илебезнең беренче югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләү технологик һәм бәя аудиты нәтиҗәләре” (“Соединяя Россию: итоги технологического и ценового аудита обоснования инвестиций в строительство первой отечественной высокоскоростной железнодорожной магистрали Москва – Казань”) сессиясендә белдерде.

Сессия бүген ачыла торган Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.

“РЖД” ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин сессиянең модераторы буларак чыгыш ясады.

Александр Мишарин искәртеп үткәнчә, бер ел элек РФ Президенты Владимир Путин бу проекты ил күләмендәге өстенлекле проектларның берсе дип атады. Мондый проектлар илнең транспорт инфраструктурасын гына үстереп калмый, ә төбәкләр икътисады үсешендә драйвер булып тора, төбәкләр арасында араны кыскарта. “Шәһәрләр якыная, - диде Александр Мишарин. – Мәскәү һәм Казан арасын узу вакыты ундүрт сәгатьтән өчкә генә калып кыскара, Түбән Новгород һәм Мәскәү арасында – бер сәгать ярымга. Бер елда барлык кирәкле документлар ил Хөкүмәтенә тәкъдим ителде. Без проектка киткән акчаларның кайтарылуына бәйле сорауга җавап бирдек, ул Россиянең территориаль планлаштыру схемасына кертелгән һәм без, җирне резервка алу мөмкинлеге өчен, закон тарафыннан нигезләмәләр алдык”, - дип аңлатты "РЖД" ААҖ беренче вице-президенты.

Проектта дәүләтнең катнашу суммасы 380 млрд.сум булачак, бу проектның гомуми бәясенең 50 процентыннан әзрәге (проектны тормышка ашыру срогын исәпкә алып – елына иң күбе 70 млрд.сум). Проектка шулай ук кредитлар, “РЖД” ААҖ акчалары, акционер займы, төзелеш этабында субсидияләр җәлеп ителәчәк.

Югары тизлекле магистраль төзелешеннән файдага килгәндә, 2030 нчы елга кадәр гомуми бюджет файдасы 2,1 трлн.сум тәшкил итәчәк, 18,6 трлн.сум – РФ тулаем икътисадына суммар файда, 8,5 трлн.сум - 2010-2030 нчы елларда тулаем эчке продуктының гомуми үсеше (агломерацион файда хисабына).

Александр Мишарин искәртеп үткәнчә, беренче тапкыр проектның оештыру-хокукый схемасы үз эченә ике модельне берләштерә. Бу корпоратив модель (“РЖД” ААҖ) һәм концессион килешү. Концессион ярдәм вакытында дәүләт ярдәменең өлеше 40 процент тәшкил итә.

«Эрнст энд Янг» (EY) компаниясе партнеры Ольга Архангельская проектны әзерләү кысаларында башкарылган эш турында сөйләде, ул проектны халыкара дәрәҗәдәге тиңдәшләре белән чагыштырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Кытайны мисал итеп китерде. Без Кытайның зур тизлекле магистральле югары технологияле транспорт булдыру юлы белән нинди уңышларга ирешүен үз күзләребез белән күреп кайттык, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Мәскәү - Казан арасындагы пассажирлар агымы елына 8 млн. кеше тәшкил итә, шулардан 4 миллионы тимер юлда йөрүче пассажирларга туры килә. Фаразлар буенча, 2020 елга алар 10,5 миллион тирәсе булачак.

Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча югары тизлекле магистраль төзү стадиясендә мультипликатив файда түбәндәгечә булачак: файда һәм тулай чыгарылыш - 301,5 млрд. сум; тулай төбәк продуктының үсеше - 12,3 млрд. сум; бюджетка файда - 1,8 млрд. сум.

Татарстан Президенты искә төшереп, бүген республикада инновацион Кама икътисади кластеры аеруча зур темплар белән үсә, диде. Хәзер үк инде кластерда республиканың барлык табышының 50 проценттан артыгы формалаша. «Трассаны үстерү кирәк дип саныйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Югары тизлекле магистраль трассасы алга таба башка шәһәрләр аша да узарга тиеш, бу - Казан гына түгел, ә Чаллы һәм Екатеринбург та».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2013 елда “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган Бөтенроссия сораштыру күрсәткечләрен дә әйтеп үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, илдәге халыкның 80 проценты Россиядә югары тизлекле магистральне үстерергә кирәк дип саный.

Сессия кысаларында шулай ук Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре губернаторлары да чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.