ТР Дәүләт Советы Рәисе туган көнен билгеләп үтә

Фәрит Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәттә туган
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә.
Фәрит Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәттә туган. Ул 1972 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда инженер-механик белгечлеге буенча Уфа нефть институтын, 1986 елда КПСС ҮК каршындагы Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлаган. 1991–1995 елларда ТР Югары Советы Рәисе, 1995–1998 елларда ТР Премьер-министры, 1998 елдан башлап өч тапкыр өч чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайланды. 2003 елның 25 августыннан - “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы җитәкчесе.
Дуслык ордены, Мактау ордены, “Намус һәм абруй” ордены белән бүләкләнгән. “Ел спикеры” номинациясендә “Российский национальный Олимп” премиясе лауреаты булган. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең дәрәҗәле академигы, Россиянең Законнар чыгару берлеге әгъзасы. Социология фәннәре кандидаты, сәясәт фәннәре докторы, социология, дәүләт төзелеше, милләтара мөнәсәбәтләр проблемалары буенча күпсанлы басмалар авторы. Ауропа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының Төбәкләр палатасының Фән һәм мәгариф комитеты рәисе.