news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Магадан губернаторы белән гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту хакында сөйләште

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сергей Носовка «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Магадан өлкәсе губернаторы Сергей Носов белән очрашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар ике төбәк арасында үзара товар алмашуны киңәйтү мөмкинлекләре, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Очрашу «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә ачылган энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы һәм Магадан өлкәсе Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сергей Носовка „ТАССР оешуга 100 ел“ медален тапшырды», — дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100