news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Ерак перспектива буларак каралган проектлар Татарстанда гамәлгә ашырыла

Энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау буенча үткәрелә торган форум бу өлкәдә нинди трендларга игътибар итәргә кирәклеген ачык күрсәтә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Водород ягулыгы, электромобильләр, сыекландырылган табигый газ һәм башка күп кенә проектлар Татарстанда инде бүген тормышка ашырыла. Бүген энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау буенча үткәрелә торган форум бу өлкәдә нинди трендларга игътибар итәргә кирәклеген ачык күрсәтә ала, диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада.

«Әгәр элек без водород турында сүз уңаенда гына сөйләсәк, бүген бу — безнең чынбарлык. Электромобильләр, сыекландырылган табигый газ һәм ерак перспектива буларак фикер алышынган әйберләр республикада тормышка ашырыла», — диде ул.

Татарстан форумы энергия нәтиҗәлелеге буенча нинди трендларга игътибар итәргә кирәклеге турында күп мәгълүмат бирә. Әйтик, циркуляр икътисад буенча «Татнефть» компаниясе бу эшнең ничек алып барылуын күрсәтә, дип искәртте ТР Президенты.

«Без барлык мәсьәләләргә дә дөрес җавап бирергә тиеш. Барысы да, шул исәптән экологик мәсьәләләр кысаларында, бик мөһим», — диде республика җитәкчесе.

Татарстан яңартыла торган энергия, водород, электромобильләр, сыекландырылган табигый газ ягулыгы салу урыннары буенча мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Шул ук вакытта энергосервис контрактларын дөрес һәм нәтиҗәле төзергә кирәк.

«Безнең ил өчен газ куллануны арттыру, газны газ химиясе буларак куллану мөмкинлекләрен киңәйтү зарур. Бу бурычлар бик мөһим», — дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100