Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Бөтенроссия форумы эшендә катнаша

Анда күтәрелүче төп темалар – кризис шартларында кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, кредит ресурслары кытлыгы чорында эшмәкәрлекне финанслау, административ киртәләрне киметүдән гыйбарәт
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Бөтенроссия форумы эшендә катнаша. Халыкара сәүдә үзәгендә узучы бу җыенда Татарстанны шулай ук ТР ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев тәкъдим итә. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аналитиклар бу форумны кече һәм урта бизнес тормышындагы әһәмиятле вакыйга буларак бәяли. Форумда катнашучылар фикер алыша торган төп темалар – кризис шартларында кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, кредит ресурслары кытлыгы чорында эшмәкәрлекне финанслау, административ киртәләрне киметүдән гыйбарәт. Аның эшендә РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин, РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович, Саклык банкы, ВТБ-24, Россия үсеш банкы, Россельхозбанк җитәкчеләре һ.б катнаша.

Форумны РФ Икътисади үсеш министрлыгы, “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы” дәүләт корпорациясе, “Опора России” иҗтимагый оешмасы оештырды.