Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»тә директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде

Чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Татнефть» ГАҖ директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде. Бу хакта «Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Компаниянең гыйнвар аена бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм март аена бюджет расланды.
«Татнефть» ГАҖ директорлар Советы утырышында 2016 ел йомгаклары буенча «Татнефть» ГАҖ акционерлары гомуми җыелышын үткәрү вакыты һәм урыны ачыкланды.

«Татнефть» ГАҖ акционерлары гомуми җыелышы 2017 елның 23 июнендә Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният йортында үтәчәк.
Директорлар Советы шулай ук компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә карады.