Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында сөт заводы төзү кирәклеген әйтте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Әлмәт районы активы белән очрашты.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Әлмәт районында булып, район активы белән очрашты һәм коммуналь техника күргәзмәсе белән танышты. Парламент җитәкчесе шулай ук район советы утырышында да катнашты. Район башлыгы Айрат Хәйруллинның узган ел йомгаклары һәм 2017 елга билгеләнгән бурычлар белән чыгышы тыңланды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районда 2016 елда урамнарны җыештыру өчен заманча эргономик техника сатып алынган. Каты көнкүреш калдыкларын селектив җыю булдырылган, бу калдыкларның полигоннарда чамасыз артуын юл куймый, шулай ук бу өлкәдә бюджет чыгымнарын да  киметә.

Район икътисады структурасында нефть сәнәгате 81,4 процентны алып тора. 2016 елда шактый гына инвестиция проектлары тормышка ашырылган. Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең районнар арасындагы рейтингта Казаннаң соң икенче урынны саклап кала алуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, районда тәүлеклек савым 37 тонна булганлыктан кичекмәстән биредә сөт заводы төзергә кирәк.

«Сөтне районнан читкә чыгару – нефтьчеләр үзвакытында чималны читкә сатып, шул ук вакытта нефть эшкәртү заводы төзү кирәклеген әйтү белән бер. Эшкәртелгән сөт, нефть кебек үк, берничә тапкыр кыйбат сатыла. Нинди генә очракта да биредә сөт эшкәртү цехы булырга тиеш», − дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы район җитәкчелегенә.

«Әлмәттә сөт заводын япканнар иде, без бу турыда эзләнәбез инде. Иртәме, соңмы, Әлмәттә сөт эшкәртү булачак», − дип ышандырды район башлыгы.