Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Скуфинский Җир турында бердәм ресурс булдыру хакында фикер алышты
Чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан быел Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс оештыруга бәйле проект гамәлгә ашырыла башлаячак Россиянең сынау төбәкләреннән берсе булды.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский катнашты. Алар «Татарстан һәм Росреестр арасында хезмәттәшлек, кадастр исәбе системаларын үстерү һәм күчемсез милеккә хокукны теркәү өлкәсендә яңа алымнарны гамәлгә кертү мәсьәләләре хакында фикер алышты», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстаннан тыш, Пермь һәм Краснодар крайлары, шулай ук Иркутск өлкәсе дә сынау субъектлары булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төрле дәүләт мәгълүмат ресурслары карамагындагы җир һәм күчемсез милек турындагы мәгълүматлар тупланачак һәм үзара чагыштырылачак. Соңыннан алар Бердәм мәгълүмати ресурска берләштереләчәк. Бу җир кишәрлекләре һәм күчемсез милектән файдалануның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз