news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Владимир Елисеев элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы урынын биләгән иде.

Тукай районында полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Пресс-служба Тукаевского района

(Чаллы, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Бүген Татарстанның Тукай районында эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул элек Нурлат районы буенча полиция бүлеге башлыгы урынын биләгән Владимир Елисеев булды. Бу хакта республиканың Тукай районы хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Владимир Елисеев 1971 елда Татарстанның Аксубай районында туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда Чаллының Новгород эчке эшләр бүлекчәсендә милиция участок инспекторы ярдәмчесе вазифасында башлый, 1 нче номерлы «Автозавод» полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән. Соңгы ел ярым дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Нурлат районы буенча бүлеген җитәкләде.

Шәхси составның яңа башлыгын ТР Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов тәкъдим итте. Ул Елисеевка һөнәри өлкәдә уңышлар теләде һәм соңгы вакытта Тукай районы эчке эшләр бүлегендә булган оператив-хезмәт эшчәнлегендә алдынгы урыннарны искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Тукай районы эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе мәктәптә митингны тарату репетициясе белән булган инциденттан соң үз вазифасыннан азат ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100