news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополис һәм Сингапур университетлары ике диплом программасын башлый

Татарстан Президенты Давос форумында Сингапурның иң зур югары уку йорты җитәкчелеге белән очрашты.

Иннополис һәм Сингапур университетлары ике диплом программасын башлый
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Сингапур милли университеты һәм Иннополис университеты Big Data (зур мәгълүматлар), киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект өлкәсендә уртак эшчәнлеккә керешәчәк. Шулай ук югары уку йортлары арасында ике диплом программасы эшли башлаячак. Бу хакта Иннополис университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапур университеты җитәкчесе Тан Энг Чи очрашуында шул хакта сөйләделәр. Әңгәмә Бөтендөнья икътисади форумда Швейцариянең Давос шәһәрендә узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Тан Энг Чи «уртак фәнни тикшеренүләр, магистрлык программалары булдыру, академик алмашу, Сингапур университеты һәм Иннополис университеты арасында ике диплом программасын эшләтеп җибәрү турында фикер алышты», диелгән Татарстан югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашуда шулай ук Иннополис университеты һәм Сингапур илкүләм университеты арасында 2014 елдан бирле дәвам итә торган компьютер технологияләре мәктәбе арасындагы актив хезмәттәшлеккә игътибар иттеләр. Узган ел Татарстанның иң яшь шәһәренең югары уку йорты Chief Data Officer программасы буенча Россия дәүләт хезмәткәрләре өчен укыту курслары оештырды. Аның нигезендә Сингапур коллегаларының лекцияләре буенча укыту тора иде.

Сингапурның илкүләм университеты шәһәр-дәүләттә иң зур һәм иң өлкәне. Ул Азия университетлары рейтингында беренче урында тора һәм дөньяның иң яхшы егерме югары уку йорты исемлегенә кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100