Д.Медведев: “Россия өчен иң мөһиме – тотрыклы үсешне дәвам итү”

Безнең ил өчен иң мөһиме – тыныч һәм тотрыклы үсешне дәвам итү. Д.Медведев бүген әнә шундый белдерү ясады
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Безнең ил өчен иң мөһиме – тыныч һәм тотрыклы үсешне дәвам итү. Мәскәүдә Гомумроссия гражданнар форумында чыгыш ясаганда Россия Президенты кандидат Дмитрий Медведев бүген әнә шундый белдерү ясады.
Д.Медведев сүзләренә караганда, дистә еллар тотрыклы үсеш чоры кирәк – XX гасыр башында ил моннан мәхрүм иде. Дистә еллар тыныч тормыш һәм максатчан эш алып бару. Асылда, илдә сигез ел дәвамында башкарылган эшләр Россиягә озак вакытлы уңышлы үсеш перспективасын бирүне максат итеп куйды. “Конституцион тәртип салу һәм илнең бөтенлеген саклап калу чараларыннан башлап кешеләр өчен гап-гади социаль гарантияләр булдыруга кадәр, - дип билгеләп үтте ул. – 2000 еллар башында без кичектергесез кискен проблемаларны хәл иткәндә үк, 10 елларга алга ничек эшләргә кирәклеге хакында уйландык. Киң колачлы икътисади бурычларны гына түгел, әхлакый кыйммәтләрне дә күздә тоттык. Үзен хөрмәт иткән бер генә ил дә алардан башка яши алмый, өстәвенә, тарихи бирелгән роле һәм дөнья җәмәгатьчелеге каршында тоткан җаваплылыгы булган Россия кебек дәүләт”.
Д.Медведев билгеләп үткәнчә, 2020 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш программасы инде бүген үк киләчәктәге тәртипне күрергә мөмкинлек бирә.