ТР Министрлар Кабинетында 2008 елга муниципалитетларның социаль-икътисади үсеш индикаторлары турындагы Килешүләр имзаланды

ТР Министрлар Кабинетында 2008 елга муниципалитетларның социаль-икътисади үсеш индикаторлары турындагы Килешүләр имзаланды

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика шәһәр-районнарының киләсе елга социаль-икътисади үсеше индикаторлары турындагы Килешүләргә кул куелды.

ТР Хөкүмәте белән 45 муниципаль берәмлек (муниципаль районнар һәм шәһәр округлары) арасында төзелгән бу документларны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм район, шәһәр башлыклары имзалады.

Татарстанда 1999 елдан гамәлгә кергән индикатив идарә системасы республикада социаль иминлек дәрәҗәсен ачыклау, шәһәр-районнар буенча планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне контрольдә тоту өчен кулланыла. Бу системаның максаты – республикада башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген ачык итү, аларның бер-берсе белән хәбәрләшеп эшләвен тәэмин итү.

Индикатив идарә системасы халыкның яшәү дәрәҗәсен, республикада икътисад һәм социаль өлкәнең торышын, район һәм шәһәрләр үсешен, министрлыклар эшчәнлеген сан һәм сыйфат ягыннан чагылдыручы индикаторларны чагыштыруга корылган. Министрлар Кабинеты белән муниципаль район, шәһәр округларының үзара хезмәттәшлегенең килешүләргә корылган шушындый нәтиҗәле формасы 2000 елдан бирле гамәлдә.

Төбәкләрдәге башкарма хакимият органнарының эшчәнлеген бәяләү индикаторлары башта 43 булса, соңрак тулыланып, хәзер аларның саны 77 гә җитә. ТР Икътисад министрлыгы башка министрлыклар белән бергә 2008 ел өчен һәм 2010 елга кадәрге чорга башкарма хакимият органнарының социаль-үсеш күрсәткечләрен эшләде. Тормыш дәрәҗәсен билгеләүче 12 төп күрсәткеч исә барлык муниципаль районнар өчен уртак характерда. Алар 35 гомуми күрсәткеч аша ачылырга тиеш. Мәсәлән, төбәкләрдә белем бирүнең сыйфатын бәяләүче төп күрсәткеч буларак Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре алына. Ә моңа ирешү өчен педагогларның хезмәт хакын арттыруга ирешү мөһим. Муниципаль берәмлекләрдәге физкультура һәм спортның үсеш дәрәҗәсенә килгәндә, аны бәяләгәндә, спорт корылмалары белән тәэмин ителеш кенә җитми, ә төбәкләрдә системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык саны игътибарга алына. Муниципалитетларда транспорт инфраструктурасы үсеше дәрәҗәсе исә аларда нормативка җавап бирмәгән автомобиль юлларының өлешенә, транспорт маршрутларының үсеш дәрәҗәсенә карап бәяләнәчәк. Ә менә торак-коммуналь өлкәнең торышы аның чыгымнары гаилә бюджетына нинди йөкләмә китерүенә карап мониторинг нигезендә билгеләнә.

45 муниципаль берәмлек башлыгы белән бүген Килешүләр имзалаганда Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов аларга кайсы юнәлешкә күбрәк игътибар юнәлтергә кирәклеген искәртте. Премьер-министр ассызыклаганча, бу индикаторлар Хөкүмәткә алга куйган максатларына ирешеп, уңай үзгәрешләр динамикасын күзәтеп барырга ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, агымдагы елда Әгерҗедә халыкның керемнәре, уртача хезмәт хакы, файдалануга торак тапшыру темплары арттырылса да, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча сораулар кала. Аксубайда, исә башка төп күрсәткечләр буенча динамика ачык күренсә, торакны сафка бастыру темплары гомумреспублика күрсәткеченнән калыша. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алга таба эшләү формасы буенча индикаторлар үзгәреп торачак.