Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль торакны теләгән һәркем алырлык булсын"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль торакны теләгән һәркем алырлык булсын"

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителгән "Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм "Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проекты депутатларда зур кызыксыну уятты.

Әлеге закон проекты торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү мөмкинлеген арттыру һәм процедурасын гадиләштерүне максат итеп куя. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев билгеләп үткәнчә, һәркем алырлык торак төзү дәүләт сәясәтенең мөһим бурычы булганга һәм өстенлекле илкүләм проектлар исәбенә кергәнгә күрә, җир кишәрлекләрен бирү тәртибен үзгәртү торакка бәяне төшерүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

РФ Җир Кодексының 28 нче маддәсе РФ субъектларына җир кишәрлекләрен бушлай бирү очракларын билгеләү хокукын бирә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында гражданнарны нигездә социаль ипотека системасы ярдәмендә торак белән тәэмин итүне исәпкә алып, 2004 елның 27 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү юлы белән, җир кишәрлекләрен түләүсез бирүне законда билгеләү максатка ярашлы. Китерелгән закон проекты гражданнарга да, юридик затларга да җир кишәрлекләрен бушлай бирүгә юнәлтелгән. Ипотека кредитларын, җир кишәрлекләрен бушлай бирү авыл җирлегендә даими яшәүче яшь белгечләрне, бюджет тармагында эшләүчеләрне һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Закон проектын кабул итү белән бәйле, ТР Җир кодексының 32 нче маддәсенә редакцион үзгәрешләр кертелә.

"Татарстан Республикасы Җир кодексына һәм "Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итү нисбәтеннән, ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль торакны теләгән һәркем алырлык булсын өчен, торак бәясен төшерү өстендә эш алып барырга кирәк", - дип белдерде.

Бүген ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев шулай ук “Муниципаль район һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын хәбәр итте. Әлеге закон нигезендә җирле үзидарә органнарына республикада дәүләт милке исәбен алып бару, кайбер очракларда җир участоклары белән эш итү, ТР дәүләт милкендә булган торак биналары хуҗалары хокукларын яклау буенча дәүләт вәкаләтләре бирелгән булган.

“Россия Федерациясенең Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон, “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында”, “Күчемсез милеккә хокукларны һәм алар белән эш итүне дәүләт теркәве турында” һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезнамәләренең көчен югалтуын тану турында” 2006 елның 17 апрелендә кабул ителгән РФ федераль законы дәүләтнең җиргә булган хокукларын өлешчә чикли. Әлеге закон буенча РФ, РФ субъектлары һәм муниципаль милеккә федераль, муниципаль яки РФ субъектлары милкендә булган күчемсез милек объектлары тарафыннан алынган җир участоклары карый. Шулай ук дәүләт чикләвенә кермәгән җир участоклары белән эш итү вәкаләтләре 2006 елның 1 июленнән муниципаль район һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күчә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында дәүләт милкендәге җирләр белән эш итү вәкаләтләре федераль законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына бирелә. Шуңа күрә “Муниципаль район һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законы үз көчен югалта. Шулай итеп, депутатлар “Муниципаль район һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.

Утырышта “Татарстан Республикасында торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР закон проекты турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин аңлатып үтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, әлеге закон проекты ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан, торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартларын халыкның тормыш дәрәҗәсенә туры китерү максатыннан эшләнгән. Законга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә министрлык торак-коммуналь хезмәтләр җыелмасына предприятиеләрнең җитештерү һәм инвестиция программалары нигезендә билгеләнә торган бәяләр, тарифлар һәм нормативлар туры килү-килмәве турында мәгълүмат тупларга тиеш булачак. Депутатлар беренче укылышта әлеге закон проектын да кабул итте.