^Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов Алабугада яңа Боз сарае ачылу тантанасында катнашты

^Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов Алабугада яңа Боз сарае ачылу тантанасында катнашты

(Алабуга, 21 декабрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов Алабугада яңа Боз сарае ачылу тантанасында катнашты.

Боз сараен төзү 2004 елның августында башланган иде. Яңа спорт комплексы шәһәрнең халык күп яши торган ике районы арасында салынган. Объектның гомум күләме – 6500 квадрат метр. Спорт-тамаша залы трибунасы 1080 кешегә исәпләнгән. Уен боз кырының мәйданы – 1800 квадрат метр. Хәзерге вакытта ярдәмче биналарның һәм төзелә торган спорт залын нәтиҗәлерәк файдалану өчен мәйданы 1728 квадрат метр булган ике катлы бина әзерләнә.

Спорт объектының генераль проектчысы - «ВНИИПК-спецстройконструкция» ААҖ (Әлмәт), генераль подрядчы - «Лениногорский завод ЖБИ» ААҖ. Боз сараеның смета бәясе 157 миллион сумнан артык.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов Боз сарае бинасын карады. Республика башлыгы ачылу тантанасына килүчеләргә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Һәрбер шәһәр мондый гаҗәеп сарай белән мактана алмый. Бу безнең республикадагы унсигезенче Боз сарае. Борынгы Алабуга җирендә яңа Боз сарае барлыкка килү үсешнең билгеле дәрәҗәсе һәм шәһәрнең эре капитал салулар өчен өлгергәнлеге турында сөйли», - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

«Республика Алабуганың 1000 еллыгын бәйрәм итү турында рәсми карар кабул итте, - дип хәбәр итте Преизедент. Без әзерләнәчәкбез һәм тиешле дәрәҗәдә уздырачакбыз – сез моңа лаек», -диде ул Боз сарае ачылу тантанасына җыелучыларга.

Минтимер Шәймиев спорт корылмасының төп инвесторы «Татнефть» ААҖ булуын билегеләп узды. Яшь Алабуга спортчыларына Боз сарае ачылу уңаеннан республика җитәкчелегеннән «ПАЗ» автобусы бүләк ителде.

Минтимер Шәймиев тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде: билгеле яшь төркемендә ТР Президенты призына ярышлар расланган һәм алар Алабуга җирендә уздырылачак. Ул Алабуга хоккейчыларына әлеге ярышларның символы булган алтын йөгертелгән кубок тапшырды.

Бәйрәм тантанасында катнашучыларны белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов котлады. «Россиянең бөтен шәһәре мондый спорт корылмасы белән мактана алмый. Муниципаль дәрәҗәдә бүген шундый Боз сарайлары төзи алу шатлыклы», - диде ул.

Александр Коновалов бүләк сыйфатында автобус алып килмәвен, әмма икенче тапкыр бүләк итәчәген белдерде. Яшь хоккейчыларга ул фигуралы шуу өчен 50 пар тимераяк бүләк итте.

Боз сарае ачу тантанасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры, ТР Хоккей федерациясе президенты Шәфәгать Тәхәүтдинов, Алабуга районы һәм шәһәре хакимият башлыгы Илшат Гафуров катнашты.