Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе сессиясендә катнашачак

Стратегик сессия кысаларында Кече һәм урта эшкуарлык бизнес-навигаторы порталы сервисларын тәкъдим итәчәкләр.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең стратегик сессиясендә катнашачак. Сессия корпорация җитәкчесе Александр Браверман катнашында «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексы территориясендә узачак. Сессиядә, башка темалар белән бергә, кече һәм урта компанияләргә дәүләт ярдәме чаралары хакында фикер алышырга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорациянең стратегик сессиясендә катнашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.Стратегик сессия кысаларында Кече һәм урта эшкуарлык бизнес-навигаторы порталы сервисларын тәкъдим итәчәкләр. Әлеге портал РФ Президенты Владимир Путин ярдәмендә булдырылган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасына керә.ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ТР бизнес-бергәлеге вәкилләре уздырылган тикшерүләр һәм аларны үткәргәндә җибәрелгән закон бозулар турында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен кире элемтәнең яңа механизмы белән дә таныша алачак.Стратегик сессиядә шулай ук Татарстанда яңа инвестицион проектларны тәкъдим итү, бизнеска ярдәм күрсәтүдә дәүләт алымнары темасы, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка лизинг ярдәме күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру кебек мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләр үткәрү күздә тотыла.