Нихат Зәйбәкҗи: Татарстанда иң беренче «Без булдырабыз» гыйбарәсен өйрәндем

Татарстан Презиенты Төркиянең икътисад министры белән киләчәктәге икътисадый хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Чара барышында республика башлыгы Төркиянең икътисад министры белән киләчәктәге икътисадый хезмәттәшлек перспективлары турында фикер алышты.

 «Татарстанда мин иң беренче «Без булдырабыз» гыйбарәсен өйрәндем. Бу үзеңә ышанычны аңлата. Ә "Бергә булдырабыз", дип әйтелсә, бу - бердәмлек», – диде Нихат Зәйбәкҗи.

Ике як сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм медицина туризмы өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сөйләште.

«Сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Россия-Төркия комиссиясенең берләштерелгән хөкүмәтара утырышын үткәрү буенча безнең тәкъдимне хуплаганыгыз өчен рәхмәт. Әлеге очрашу югары оешкан дәрәҗәдә узсын өчен без барысын да эшләрбез. Шулай ук безнең республикада үтәчәк комиссия утырышы ике илнең мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәгенә дә ышанам», – дип белдерде Татарстан Президенты.