Казан Универсиадалар тарихында дебрифинглар уздыру буенча чишмә башында торачак

Универсиадалар тарихына Казан якты хатирәләр белән кереп калачак, дип әйтелә Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатында

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Универсиада: Шеньчженьнән – Казанга” Халыкара студентлар спорты федерациясе дебрифингы ачылды. Ике көнлек эш программасы кысаларында Кытайның XXVI Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру комитеты “Казан-2013” Башкарма дирекциясе вәкилләре белән Универсиада уеннарын оештыру һәм уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Шуны билгеләп узарга кирәк: Казан Универсиадалар тарихында дебрифинглар уздыру буенча чишмә башында торачак, чөнки мондый чара тәүге тапкыр оештырыла. Казанга 2011 елгы Универсиада Башкарма комитеты Рәисе урынбасары, Шеньчжень шәһәрендә 26 нчы Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе генераль директоры Лян Даосин җитәкчелегендәге дәрәҗәле делегация килде. Дебрифингның пленар утырышында Халыкара студентлар спорты федерациясе беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, статс-секретарь - РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре г-н Эрик Сайнтронд, Кытай Халык Республикасының университет спорты федерациясе генераль секретаре г-н Ян Лиго, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
 Пленар утырышны ачып җибәреп, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау һәм спорт үсеше, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Борис Менделевич ТР Хөкүмәте җитәкчелеге исеменнән сәламләвен җиткерде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. “Татарстан башкаласында сезне ихлас күңелдән сәламлим һәм 2011 елда Шеньчженьдә Бөтендөнья җәйге универсиада уеннары нәтиҗәләре буенча Казанда дебрифинг оештыру инициативасын хуплавыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм...Казанда дәрәҗәле спорт уеннарын оештырыр алдыннан сезнең белән шундый чара уздырылуы Казан өчен зур әһәмияткә ия. Дебрифинг дөньядагы иң мәртәбәле комплекслы спорт ярышларының берсен үткәрү тәҗрибәсен өйрәнергә, уңай аспектлар турында фикер алышып, катлаулы мәсьәләләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Без Кытайдагы Универсиаданы тамаша кылып, аннан гаҗәеп тирән кичерешләр белән кайттык һәм үзебез өчен зур тәҗрибә тупладык. Кыйтадагы коллегаларыбыз дөньякүләм студентлар спорт уеннарын бик югары дәрәҗәдә оештыру мөмкинлекләрен күрсәттеләр, әйтергә кирәк, универсиаданы оештыручы һәр ил уеннарны оештыру сыйфатын камилләштерүгә үзеннән өлеш кертә. Бөтендөнья спорт уеннары тарихына Казанның да якты хатирәләр белән кереп калачагы өчен бар көчебезне куячакбыз. Бу юнәлештә тәҗрибәсе олы булган илләрнең ярдәме бәяләп бетергесез булачак”, - диелә хатта.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән сәламләүне Казанда Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев җиткерде. “... Кытайдагы 2011 елгы Универсиада уеннары максималь төстә Олимпия уеннарына якынайтылып оештырылды....FISU флагының Татарстан башкаласы Казанга тапшырылу мизгелләре Казан өчен аеруча истәлекле булды. Кытайдан соң студентлар спорт уеннарын дәвам иттерүче булуыбыз безнең өчен зур горурлык....” – дигән юллар бар хатта.
Ике көнлек эш сессияләре кысаларында Универсиада Башкарма дирекциясе эшчәнлеге үзенчәлекләре, Универсиада авылы белән идарә итү, кунакларны кабул итү, халыкара элемтәләр, медицина хезмәте эше, бренд белән идарә итү, волонтерлар белән идарә итү, мәгълүмати технологияләр һәм телерадиотапшыруларны эшкә җигү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.