Фәрит Мөхәммәтшин рейдерлыкка каршылык күрсәтү чаралары хакындагы фикер алышуда катнаша

Мәскәүдә РФ Федерация Советы каршында эшче төркем утырышы уза
(Казан, 21 октябрь, “Татар–информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә икътисад һәм хезмәт базарындагы вәзгыятьне җайга салуга юнәлдерелгән закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләү буенча РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы эшче төркем утырышында катнаша.
Утырышта катнашучылар предприятиеләрне законсыз юл белән алуга (рейдерлык) каршылык күрсәтү чаралары хакында фикер алышачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.