news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Kazan Digital Week – тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Kazan Digital Week ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week 2021 халыкара форумын ачуда катнаштылар. Чара 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак.

Форумның төп максаты — цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның фәнни, техник һәм коммерция коммуникациясенең еллык мәйданчыгын формалаштыру. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Kazan Digital Week ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Цифрлаштыру — бүгенге дөньяның мөһим тенденциясе. Бу форум без тәҗрибә алмашырлык, ИТ өлкәсендә үз тәҗрибәләребезне күрсәтә алырлык менә дигән мәйданчык булып тора. Барлык катнашучыларга да яхшы эшләр телим. Kazan Digital Week киләчәктә дә кирәк булыр дип ышанам», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Мәкъсүт Шадаев искәртеп узганча, цифрлы трансформация Россия Президенты тарафыннан илкүләм үсешнең дүрт максатыннан берсе буларак игълан ителгән. «Бу сан безнең тормышыбызга, барлык тармакларга зур күләмдә кертелергә тиеш. Бу планнарның кәгазьдә калмавы, мөмкин кадәр активрак тормышка ашуы бик мөһим», — диде РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week киңлекләрендә оештырылган күргәзмәдә булдылар. Россия һәм чит илләр компанияләре сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, транспорт, юл хәрәкәте иминлеге, элемтә һәм башка юнәлешләрдә үзләренең цифрлы эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Форумның эш программасы цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә булдырыла торган инновацион продуктларга нигезләнәчәк. Төп юнәлешләр: цифрлы индустрия 4.0, интеллектуаль транспорт системалары, кибериминлек, финтех экосистемасы һ.б. Форум катнаш форматта уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100