news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанның IT-өлкәсе Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә көндәшлеккә сәләтле

Kazan Digital Week 2021 форумы 21-24 сентябрь көннәрендә катнаш форматта уздырыла.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Хәзерге вакытта IT-өлкәсендә Татарстан Россия дәрәҗәсендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә дә көндәшлеккә сәләтле. Бу хакта Kazan Digital Week 2021 пленар утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Әйтик, Татарстанда 3 меңгә якын IТ-компания бар, бу өлкәдә 40 меңнән артык белгеч эшли. Татарстан җитәкчесе мисал итеп ICL, «БАРС Груп» һәм Таттелеком компанияләрен китерде, алар республикада төзелгән «һәм бүгенге көндә Россия IT-тармагында лидерларга кадәр үсте».

«Сколково» мәгълүматлары буенча, 2020 елда Татарстан Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру буенча алдынгы позицияне алды. Мондый югары нәтиҗәләргә тулы бер чаралар комплексы кабул ителү нәтиҗәсендә ирешелде, диде Рөстәм Миңнеханов,

«2007 елда без «Электрон Хөкүмәт» дәүләт идарәсендә карарлар кабул итү системасын керттек, беренчеләрдән булып «Дәүләт хезмәте» төбәк порталын эшләтеп җибәрдек, гражданнардан кире элемтә алу өчен «Халык контроле» системасын булдырдык. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең 80 проценттан артыгы каралды, ә проблемалар хәл ителде», — дип сөйләде Татарстан Президенты һәм 2021 елда электрон форматка 101 социаль әһәмияткә ия хезмәт күчерелде, дип өстәде.

Аның сүзләренчә, цифрлы технологияләр бизнесның көндәшлеккә сәләтлелеген билгели һәм халыкның тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. «Дөнья цифрга күчә. Бүген цифрлы технологияләр — гражданнарыбызның тормыш сыйфатын һәм бизнесның конкуренциягә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган инструмент», — диде Миңнеханов.

Kazan Digital Week 2021 форумы 21-24 сентябрь көннәрендә катнаш форматта уздырыла. Чараларда Татарстан һәм Россия Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук цифрлы интеллектуаль технологияләр өлкәсендә абруйлы галимнәр һәм танылган экспертлар катнаша. Быел «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең 300дән артык секциясендә 600дән артык спикер эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100