^ТР Президенты законга кул куйды

^ТР Президенты законга кул куйды
(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”). 20 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты “Ак Барс” банкының устав капиталында дәүләт өлешен арттыруга ассигнованиеләрне раслау турында”гы ТР Законын үз көчен югалткан дип тану (аның нигезләмәләрен тулы күләмдә гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә) турында”гы ТР Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.