^Төркиянең Казандагы Генераль Консулы үз вазифаларын калдыра

^Төркиянең Казандагы Генераль Консулы үз вазифаларын калдыра

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Исмаил Хаккы Мусса үз вазифаларын калдырып, ватанына эшләргә кайтып китә. Консул бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында шәхсән үзе хәбәр итте.

Исмаил Хаккы Мусса Казанда Генераль Консул вазифаларын үтәүгә 2004 елның гыйнварында кереште. Татарстанга ул дипломатик линия буенча эшләп, Бельгиядән килгән иде. Ватанына кайту сәбәбен консул “Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан чит илдә булырга рөхсәт ителгән лимит артып китүе” белән аңлата. “Нинди илдә булуга карамастан, ул, күп дигәндә, 6 ел тәшкил итә. Бу вакыт узды”, - диде Исмаил Хаккы Мусса. Ватанында Генераль Консул Төркия ТЭМның бер бүлегендә эшләячәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Исмаил Хаккы Муссаның Казанда бик аз эшләвенә карата үкенеч белдерде. “Казанда Төркия Генераль Консуллыгының яңа бинасы сездән башка ачылачагы кызганыч”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан башкаласында Төркия консуллыгы ачылуга ике республика арасында тауар әйләнеше артты, мәдәни һәм иҗтимагый элемтәләр ныгыды, Төркия татарстанлылар өчен ял итүнең төп урынына әверелде – Татарстан парламенты җитәкчесе Казандагы консуллык эшенә әнә шундый бәя бирде.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин киләсе атнада Төркиягә барып, анда өч көн булачагын хәбәр итте. Динезли шәһәрендә парламент җитәкчесе Ауропа Советының Фән һәм мәгариф комитеты конференциясендә катнашачак. Ә аның алдыннан хәзерге вакытта Төркиядә ял итүче Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашачак.

Исмаил Хаккы Мусса Татарстаннан сентябрь азагында китә. “Бәлки, киләчәктә мин Россиягә эшләргә кайтырмын да әле”, -диде ул.

Октябрьдә Казанга киләчәк яңа консулның исеме билгеле инде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов хәбәр итте. Әмма киңәшче аның исемен атамады, бары тик “ул быел Төркия дәүләт министры җитәкчелегендәге делегация составында Казанга килде инде”, - дип билгеләп үтте.