Владимир Мединский Зөя утрау-шәһәрчегендә туризм инфраструктурасын югары бәяләде

Россия мәдәният министры Татарстан Президенты белән очрашты.

(Казан, 21 август, «Татар-информ). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты. Чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәәбез, бүген Владимир Мединский, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә, Зөя утрау-шәһәрендә булды. Аерым алганда, Россия мәдәният министры июль аенда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Успение соборын карады.

Татарстан Республикасы Президенты белән әңгәмәсендә Владимир Мединский Зөя утрау-шәһәрчеге территориясендә туризм инфраструктурасын югары бәяләде һәм туристларның күп булуын билгеләп үтте.

Шулай ук министр утрауда кунакханәләр һәм кунак йортлары санын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туристлар саны арта бару сәбәпле, бүген бу мәсьәлә көн үзәгендә тора.