Ирина Бокова Р.Миңнехановка Зөядәге Успение соборын ЮНЕСКОга кертү сертификатын тапшырды

"Зөя әлегәчә рус әкиятләре мохитен саклап кала алган", – ди ЮНЕСКО генераль директоры.
(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның “Пирамида” сараенда Зөя утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасы бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша. Тантананы дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры ачып җибәрде.  Рөстәм Миңнеханов чыгышында 2017 елның 9 июлендә Польшаның Краков шәһәрендә тарихи вакыйга булганын, Успение соборының ЮНЕСКО тарихи һәм табигый һәйкәлләр исемлегенә кертелү карары кабул ителгәнен искәртте. "Бу объектларның аеруча зур кыйммәте турында сөйли", – дип Президент Казан Кремле, Болгар тарихи-археологик комплексы һәм Зөянең дөнья әһәмиятенә ия урыннар булуын билгеләп узды. Бу нәтиҗәгә Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә ирешелгәнен ассызыклады. "Бу җиңүләрдә без беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев хезмәтен күрәбез. Аның җитәкчелегендә системалы, максатчан эш алып барылды", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Болгар һәм Зөя кыска вакыт эчендә яңа төс алды. ЮНЕСКОга кертелү белән туристлар саны да артты. Болгар һәм Зөяне торгызу бөтен республиканы берләштерде. Татарстанлылар да моңа үз өлешен кертте. Һәйкәлләрне торгызуда муниципаль берәмлекләр дә актив катнашты", – диде Президент. "Без тарихи һәйкәлләрне саклау буенча барлык кагыйдәләрне, таләпләрне үтәргә ышандырабыз", – диде ул.  Мәртәбәле кунак Ирина Бокова: "Бу чарада сезнең арада булу зур шатлык. Бу карар, ЮНЕСКОның Бөтөндөнья комитеты карары нигезендә, Краковта кабул ителде. Зөянең Татарстан, Россия Федерациясе өчен әһәмияте матурлыкка караганда күпкә мөһим. Сүз толерантлык, мәдәниятләр арасындагы диалоглар турында бара. Мин бүген үзем шул тарихи, уникаль комплекста булдым. Иң истә кала торганы –атмосфераның чыннан да искитмәле булуы. Зөя әлегәчә рус әкиятләре мохитен саклап кала алган. Минем хезмәткәрләрем Александр Пушкинның бу урында булгач, мөкиббән булып йөргәне турында әйтә", – дип билгеләп узды.  Ул Татарстанны объектларын ЮНЕСКОга кертү буенча актив катнаша дип бәяләде. Ирина Бокова Рөстәм Миңнехановка Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО гакертү турында сертификат тапшырды. Бәйрәм ашы-кара-каршы дигәндәй, Татарстан Хөкүмәте исеменнән рәхмәт сүзләре җиткереп, Рөстәм Миңнеханов Ирина Боковага "Дуслык" орденын тапшырды. "Дулкынланам, мондый сертификатны өч елга бер генә бирәләр. Бүген булган җиңү бик күп кешеләр һәм предприятиеләрнең өлешен үзенә ала", – диде Президент.