ТР Премьер-министры "Moody's" халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты

Очрашу барышында төбәкнең макроикътисад күрсәткечләре, аның икътисади үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар

 (Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кичә "Moody's" халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашу барышында төбәкнең макроикътисад күрсәткечләре, аның икътисади үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, Илдар Халиков, Татарстан федерация субъектлары арасында күп күрсәткечләр буенча лидер-төбәк булып тора, тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы төбәкләр бишлегенә керә, дип хәбәр итте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.