Р.Миңнеханов: "Татарстан - инновацион төбәк. Без бу статусны һәрвакыт исбатлап торырга тиеш"

Бу минутларда Татарстанның Бөгелмә районында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара

(Бөгелмә, 21 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Татарстанның Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнаша.

Киңәшмә "Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышланган. "Бөгелмәдә уздырыла торган август киңәшмәсе безгә узган уку елына нәтиҗәләр ясау һәм яңа уку елына бурычларны билгеләү өчен кирәк, - дип киңәшмәне ачты Рөстәм Миңнеханов. - Соңгы 5 елда Татарстан Россия өчен үсеш моделенә әйләнде. Бездә зур проектлар тормышка ашырыла. Татарстанда социаль юнәлештәге программалар гамәлдә. Соңгы 5 елда 200 ләп мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелгән, 622 белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән".

Республика лидеры шулай ук Татарстанны инновацион төбәк дип атады һәм республика бу статусны һәрдаим исбат итәргә тиешлеген искәртте. "Республиканың инновацион үсеше - белем бирү системасы үсешеннән кала күз алдына китереп булмый. Яңа буынны икътисад үсешен тәэмин итә алырлык итеп тәрбияләргә кирәк. Шулай ук төбәкләрнең уңай нәтиҗәләрен исәпкә алып, бары иң яхшы методикаларны гына файдалану мөһим", - диде Рөстәм  Миңнеханов һәм гаиләдәге тәрбиянең мөһимлеген ассызыклады.

"Август киңәшмәсе - педагогика берләшмәсе өчен мөһим вакыйга. Бөгелмәлеләр бу форумга бик җитди әзерләнгән. Алар яңа технологияләр файдаланыла торганнарны гына түгел, ә тарихы булган белем бирү учреждениеләре белән дә таныштырды", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук сыйфатлы белем бирүче районнарның күп булуын, әмма бу өлкәдә артта калучылар барлыгын да искәртте.